Әлеге рубрикабызның чираттагы кунагы бик күп тамашачының күңелен яулап өлгергән «Селяночка» вокаль коллективы.
Биш яшьлек «Селяночка» вокаль коллективын район чараларында актив катнашканы өчен Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.
Районыбызда яшәп җыр-моңга гашыйк кешеләр һәм коллективлар турындагы проектыбызны дәвам итәбез. Әлеге рубрикабызның чираттагы кунагы бик күп тамашачының күңелен яулап өлгергән «Селяночка» вокаль коллективы.
Әлеге вокаль коллектив бик яшь булуына карамастан аның уңышлары һәм яраткан тамашачысы бар.
— Мин Иске Исаково авылының мәдәният йортына 2018 елда эшкә урнаштым, — дип сүзен башлый Ирина Михайловна Калимуллина. — Беренче бәйрәм чарасын оештырганда ук, авылыбызда талантлы, иҗатка гашыйк ханымнар күплеген аңладым. Башка авыл мәдәният йортларындагы җыр коллективларына гел соклана идем. Үзебездә дә булдыру теләге белән яна башладым. Башлаганда, бу чынга ашмаслык хыял гына төсле иде. Авыл хатыннары белән аралаша башлагач, күңелгә җылы керде. Алар бер авыздан: «Оештыр, без синең белән!» — диделәр.
«Селяночка» коллективының җитәкчесе Ирина Калимуллина белән тулы әңгәмәне «Бөгелмә авазы» газетасының яңа санында укый аласыз.
https://bugulma-tatarstan.ru/news/news/yrga-gasyik-avyl-kyzlary